Шимбә, 21.04.2018, 12:47
Айрат Шакиров сайты
Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Тематик бүлекләр
Яңа фотолар
Сайттан эзләү
Тамгалар
дуслык туган көн котлавы Ватан сочинение авыл мәктәп М.Җәлил презентация туган җир иҗат Сабанчы туган авыл туй котлавы Белем бәйрәме юбилей котлавы юбилей дуслар әни Айрат Шакиров солдат Зирәк тиен армия Рәниф Шәрипов якташ язучылар Яңа ел бәйрәм котлау укытучы Укытучылар көне мөгаллим теләкләр Өй туе Әти Соңгы кыңгырау туган көн 60 яшь сыйныфташлар Чыгарылыш кичәсе әти-әниләрне котлау
Бәйгеләр
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы 1969 елда оешкан. 1989 елда изге Болгар истәлекләрен тергезү, төзекләндерү һәм аларны халыкларга күрсәтү өчен "Болгар” фонды булдырылган. Тыюлык 500 гектар мәйданны били. Фондларында 100 меңгә якын экспонат саклана. Идел төбен 6 чакрым озынлыкта тирәнәйтеп, Болгарга теплоходлар керерлек итеп, шәһәрчек янында җыйнак кына пристань ачылган. Иске Болгарга күтәрелү өчен матур баскычлар салынган. Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итү көнен искә алу йөзеннән 1989 елдан, ягъни 1100 ел тулу көненнән башлап ел саен дистә меңләгән кеше бирегә хаҗ кыла. Быелгы Болгар җыенында исә 35 мең кеше катнашкан.  
   Заманында Идел Болгарстанының башкаласы Болгар шәһәре Урта Иделдә иң зур мәдәни, фәнни һәм сәүдә үзәге саналган. Киев Русеннан элегрәк үк үзенең дәүләтчелеге, борынгы язма әдәбияты булган. Шәһри Болгар Европа белән Азия арасындагы су һәм кәрван сәүдә юлларын үз кулында тоткан. Монгол яулары Болгар дәүләтен басып алып, аның үсешен нык кына тоткарласа да, XIV гасыр башларына инде ул Алтын Урда составында үзенең алтын чорын кичерә. Фәндә, сәнгатьтә, икътисадта, сәясәттә зур уңышларга ирешә. 1361 елда Болгарны Урда кенәзе Булат Тимер һәм 1395-1396 елларда Сәмәрканд ханы Аксак Тимер тар-мар итә. Ә 1431 елда Мәскәү кенәзе Василий IIнең гаскәр башлыгы кенәз Федор Пестрый Болгарны җимерә. Шуннан соң ул мантый алмый. Башкала тынычрак җирдә урнашкан Казан шәһәренә күчерелә. Болгар шәһәр буларак яшәүдән туктый. Ул мөселманнарның зыярәт кылу урынына әверелә.
  Шушы рәвешле быел шәһри Болгарның җимерелүенә 580 ел тулды. Монда Болгар һәйкәлләре белән янәшә торучы христианнарның элекке Успение чиркәве дә бар. Анда Болгар җиреннән табылган истәлек-әйберләрдән археология музее оештырылган. Бу чиркәү 1732-34 елларда Болгар хәрабәләре өстендә төзелә. Анда урыс монастыре эшләп килгән.
   Янәшәдә генә Төньяк төрбә урнашкан. Хәзерге вакытта аның эчендә Болгар кабер ташларын бергә туплап күргәзмә оештырылган. Төрбәнең кем исеменә төзелүе билгесез, сакланмаган.
   Шәһри Болгарның безнең көннәргә сакланып калган күркәм һәйкәлләреннән берсе — Кара пулат. Кара пулат турында ике төрле фикер йөри. Берәүләр аны "мавзолей” (төрбә) булган дисә, икенче төркем галимнәр Кара пулатны хөкем сарае булган дип фаразлый. Хан төрбәсе 13нче йөз мәчете нигезенә корылган. Археологлар тикшерү вакытында бу мәчетнең миче, җылыту системалары булуын исбатлаганнар. Хан төрбәсеннән көньяккарак Кече манара урнашкан. Ул безнең көннәргә кадәр сакланган бердәнбер манара, мәчет сакланмаган. 1968-69 елларда манараның беренчел тышкы катлавын, ишеген, тыштагы блокларның кайберләрен өлешчә тергезгәннәр. Аның биеклеге 21 метр.
   Менә элекке изгеләр зираты. Аны матур итеп тимер коймалар белән әйләндереп алганнар. Элекке изгеләр зираты урынында, Кече манарадан ерак та түгел, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлламнең сәхәбәсе Зөбәер бине Җәгъдәгә атап, татар һәм урыс телләрендә язып такта таш куелган. Бу урында аңа һәйкәл-корылма булачак икән.
 
 
 
 
 
Бүлешү:
Таныш булыйк
Сораштыру
Син нинди фәнгә өстенлек бирәсең?
Барлык җаваплар: 107
Сайт дуслары
  • Электрон мәгариф
  • Нырья урта мәктәбе
  • Ләйсән Рәүф кызы сайты
  • Алисә Исхакова сайты
  • Сайт төймәсе
    Төймә коды
         
    Сезнең IP адрес
    54.81.166.196
    Статистика

    Онлайн: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Бүлешү
    Айрат Шакиров © 2018Создать бесплатный сайт с uCoz