Шимбә, 20.04.2024, 06:22
Айрат Шакиров сайты
Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Тематик бүлекләр
Яңа фотолар
Сайттан эзләү
Тамгалар
дуслык туган көн котлавы Ватан сочинение авыл мәктәп М.Җәлил презентация туган җир иҗат Сабанчы туган авыл туй котлавы Белем бәйрәме юбилей котлавы юбилей дуслар әни Айрат Шакиров солдат Зирәк тиен армия Рәниф Шәрипов якташ язучылар Яңа ел бәйрәм котлау укытучы Укытучылар көне мөгаллим теләкләр Өй туе Әти Соңгы кыңгырау туган көн 60 яшь сыйныфташлар Чыгарылыш кичәсе әти-әниләрне котлау
Бәйгеләр
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
 
РОССИЯ ТАРИХЫНДА МИНЕМ ЯКТАШЛАРЫМ
 
     
 
   Җылы, кояшлы бер көн иде. Март ахыры. Җирдә яз хакимлек итә. Дустым Аяз белән дәресләрдән соң өйгә кайтырга кузгалдык. Сабанчы авылында яшәп, Нырья авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфында татар төркемендә укыйбыз без.
    Бүген соңгы дәрес - әдәбият дәресе иде. Бик кызыклы, тәэсирле дәрес булды ул. Темасы да "Үлемсезлек юлы озынмы?” дип атала. Анда укытучыбыз Ләйсән апа безгә дәһшәтле Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча көрәшкән, бөтен көчен һәм тормышын җиңү көнен якынайту, безгә тыныч-имин тормыш бүләк итү өчен кызганмаган халкыбызның батыр уллары турында сөйләде.
   Александр Матросовның Шакирҗан Юнысов исемле татар кешесе булуын белеп шаккаттык. Рейхстаг түбәсенә җиңү әләмен куючы беренче кеше дә татар икән ләбаса! Ә иң мөһиме – батырлар исемлегендә безнең якташларыбыз – тумышы яки яшәеше Кукмара төбәге белән бәйле каһарманнар да шактый. Бу – Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булган Сабир Әхтәмов, Петр Воробьев, Фәхретдин Заһидуллин, Ибраһим Газизуллин, Николай Савин һәм Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Әхмәтгали Мөхәммәтгалиев, Нух Идрисовлар.
Без, укытучыбызга танылган батыр якташларыбыз турында тагын да күбрәк мәгълүмат тупларга сүз биреп, өйләребезгә таралыштык.
  - Син дә шулай батырлык эшли алыр идеңме? – дип сорыйм Аяздан.
  - Дустым, башыңны җыен чүп-чар белән тутырма, яме. Булган ди, яшәгән ди, имеш. Әллә булган, әллә юк ул батырлар. Сөйлиләр инде шунда. Мине ул бөтенләй кызыксындырмый. Кайтып бераз ятып торырга кирәк, аннары мине яраткан компым көтә.
- Син бигрәк инде, Аяз. Без бит егетләр, ә егет кеше йоклау, компьютер турында гына уйларга тиеш түгел ул.
 - Уйларыңны белеп торам. Әле син, мәктәпне тәмамлагач, армиягә дә барырга җыенасың, - диде Аяз, мыскыллы караш ташлап.
- Барам да! Абыем да барды, әтием дә үз бурычын үтәгән, бабам да. Мин дә калмам.
- Үзең акыллы гына егет инде син, Айрат, шулай да аңламыйсың бит. Нәрсәгә соң ул армиягә бару? Минем өчен бу – яшь гомернең бер елын әрәм итү.
 - Ялгышасың син, Аяз, ялгышасың! Без дә бармасак, кем барыр? Илебезнең киләчәге – безнең кулларда! 
    Шулай тарткалаша – тарткалаша, кайтып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Аяз белән саубуллашып, өйгә кереп киттем, ә башыма бүгенге ишеткәннәрем-белгәннәрем турындагы уйлар тынычлык бирмәде. Сугышка киткәндә алар да япь-яшь булганнар бит. Безнең Кукмара районыннан 18 мең кеше китеп, шуның 8 меңе генә кире әйләнеп кайта алган. Күпме кан коелган, күпме күз яшьләре түгелгән, күпме гаиләләр ятим калган. Минем күз алдыма әтиләрен югалткан нарасыйлар килеп баса. Алар, кулларын сузып, әтиләрен чакыралар, елыйлар кебек. Картиналар алышына: күз алдына балаларының матур, тыныч тормышы, киләчәге өчен үз тормышын корбан иткән гади кешеләр – әтиләр, абыйлар, энекәшләр килә. Кешегә гомер бер генә бирелә. Яшисе дә, яшисе кебек тә бит...
   Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Битлянгур авылы егете Нух Идрисовны күз алдына китерәм. Аның да гаиләсе, балалары булган. Без шушы матур тормышта яши алуыбыз белән Сезгә дә бик рәхмәтле, Нух абый!
   Бүгенге көнем тулысынча әдәбият дәресендә алган тәэсирләр белән үтте. Кич белән, үземне кызыксындырган мәгълүматларны эзләп табу максатыннан, интернетта казынырга тотындым. Интернет шәп нәрсә ул үзе. Анда бит күпме мәгълүмат саклана! Биш Советлар Союзы Каһарманының фотоларын таптым, гаиләләре, тормышлары турында язылганнарны укып чыктым.
  Әхтәмов Сабир Әхтәм улы 1926 нчы елда Югары Өскебаш авылында туа. 1943 нче елда Кызыл Армия сафларына алына. 1944 нче елның июненнән сугышка җибәрелә. 1944 нче елның октябрендә аларның батальонына Немерсдорф торак пунктын алырга боерык бирелә. Ике көн барган авыр сугыш җиңү белән тәмамлана. Шушы сугышлар вакытында 18 яшьлек Сабир дошманның 3 уртача танкын, 3 үзйөрешле коралын, ике бронетранспортерын һәм ике йөк автомобилен юкка чыгара. Батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә. Сабир Әхтәмовка туган ягына исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Хәзерге вакытта ул Казан шәһәрендә яши. Кукмараның бер урамына Сабир Әхтәмов исеме бирелә, 5 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе дә аның исемен йөртә.
  Воробьев Петр Григорьевич 1908 нче елның 8 нче июлендә Танькино авылында туа. Совет Армиясе сафларына 1941 нче елда алына. 1944 нче елның 24 нче июненнән алып, 29 нчы июньгә кадәр барган көчле сугышлар вакытында унтугыз фашистны юк итә, тугызын әсирлеккә ала, шуларның берсе офицер була. 6 1945 нче елның 24 нче мартында аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә. 1985 нче елның 25 нче сентябрендә туган авылында вафат була.
  Заһидуллин Фәхретдин Гыйльметдин улы 1911 нче елда Байлангар авылында туа. 1941 нче елда Кызыл Армиягә алына. Көчле дошман уты астында сержант Заһидуллин, көймә белән елга аша 19 рейс ясап, 350 коралланган сугышчыны һәм биш авыр коралны икенче ярга чыгара. Шушы батырлыгы өчен аңа Каһарман исеме бирелә.
  Газизуллин Ибраһим Галим улы 1919 нчы елда Чиләбедә туган. Әти-әнисе Кукмара районыннан. Кечкенәдән очучы булу теләге аны очучылар мәктәбенә алып килә. 1944 нче елның 2 нче маенда үз эскадрильясы белән дошман аэродромына һөҗүм ясый. Аларга каршы 15 истребитель күтәрелә. Көчләр тигез булмаган бу сугышта да тәҗрибәле командир операцияне югалтуларсыз уңышлы тәмамлауга ирешә, ике «мессер»ны юкка чыгара. 1944 нче елның 30 нчы маенда һәлак була. 1944 нче елның июлендә аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә.
   Николай Семенович Савин 1917 нче елның 8 нче августында Удмуртиянең Крымская Слудка авылында дөньяга килә. Ул Кукмара районының Лубян авыл хуҗалыгы техникумында укый. Аны тәмамлап, шунда эшләгән вакытта Кызыл Армиягә алына. 1942 нче елда, танк училищесында укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, танк командиры итеп билгеләнә. 1944 нче елның 23 нче мартында Уман шәһәренең хәрби госпиталендә вафат була. Шул шәһәрдә җирләнә. 1944 нче елның 13 сентябрендә аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә.
   Әхмәтгали Мөхәммәтгалиев 1923 нче елның 2 нче июлендә Донбасста Дмитров шәһәрендә туа. Әти-әнисе Битлянгур авылыннан. Шуңа да һәр җәйдә бу авылга кунакка кайта торган була. 1944 нче елның 11 нче февраленә каршы төндә разведчиклар белән бергәләп, 11 фашистны юк итә, 2 пулеметчыны әсирлеккә ала. Бу батырлыгы өчен II дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. 25 нче февраль төнендә, сугышчан бурычын үтәгәндә, соңгы гранатасы белән дошман өстенә ташланып, фашистларны юк итә. Ул - 19 яшьлек Ленин орденлы каһарман.
  Чираттагы батыр – Нух Идрисов. Аның турында да бик беләсем килә минем. Тумышы белән ул да Битлянгур авылыннан. Сугышка алынганда гаиләсе, балалары да булган. 7 1944 нче елның 27 нче июлендә Карелиядәге Яглоярви авылы янында барган сугышлар вакытында рота командиры, лейтенант Нух Идрисов күкрәге белән дошман амбразурасын каплый. Рота алга ыргыла, дошман ныгытмалары алына. Күп еллар узганнан соң гына, 1969 нчы елның 25 нче февралендә Нух Идрисовның кылган батырлыгы өчен хатыны Наҗия Идрисовага I дәрәҗәле Дан ордены тапшырыла.
   Эзли торгач, сугыш батырлары турында тагын бер сайтка тап булдым. Монда фотолар бик күп. Аларда сугыш булган урыннар, сугышчыларның каберләре сурәтләнгән. Карый торгач, үземне кызыксындырган фотога килеп җиттем.
   Анда яшел урман, урман аланында батыр якташымның кабере. Илемнең азатлыгы өчен үз-үзен аямаган кадерле якташым минем...
   Төн җитте. Йокларга яттым. Бүгенге тәэсирләр, дулкынланулар нәтиҗәсендә тиз генә йокыга да китә алмадым. Бар күргәннәремне кат-кат күз алдыннан үткәрдем һәм, ниһаять, йоклап киткәнмен.
   Җәй көне икән, дим. Мин берүзем тауда йөрим. Кинәт ниндидер көч мине үзенә тарта, үз артыннан алып бара башлады. Йөгерергә телим – йөгерә алмыйм, бик арыдым, утырып ял итәргә уйладым. Шунда бер тавыш ишетелде: "Егет кеше бирешергә тиеш түгел!” Сикереп тордым да тагын киттем, очып киттем. Мин бик күп җирләрне очып үттем. Үземне 8 шундый рәхәт, иркен хис иттем. Бер бик матур җиргә якынлаштым. Каршымда – урман. Әнә читтәрәк кенә урман сукмагы. Мин сукмакка таба атладым. Зур-зур мәһабәт агачлар да, бу эшемне хуплагандай, бер-берсе белән серләшеп, башларын иеп калалар кебек.
   Урман юлы бер аланга алып чыкты. Якты, кояшлы, нурлы алан иде ул! Я Хода! Алан уртасында бүген мин фотода күргән кабер – Нух абыйның кабере. Фотографиясе дә куелган, аның турында язылган тактасы да бар. Якынрак килдем, башымны идем. Кинәт теге тавыш тагын ишетелде:
- Нихәл, энекәш? Син кайсы яклардан әле?
- Кукмара районыннан.
- Якташлар икән! Ничек соң тормышлар, укулар барамы?
  Мин үзебезнең авыл, мәктәбебез турында сөйләдем.
- Нух абый, мин дә Сезнең янда калыйм әле?! Бу искиткеч нурлы алан нигәдер үзенә тартып тора, - дидем.
 - Юк, сиңа китәргә кирәк! – диде ул, кырт кисеп. - Тик шуны онытма, энекәш: туган илеңә, туганнарыңның йөзенә бервакыт кызыллык китермә! Иптәшләреңә дә әйт. Безгә лаеклы алмаш булыгыз! Вәгъдәме?
- Вәгъдә!- дидем мин. - Вәгъдә – иман!
  Шул җирдә, тирләп-пешеп, уянып киттем. Сәгать иртәнге алты. Торырга да вакыт җиткән. Мәктәпкә барасы бар бит.
  Җыенып, юлга чыктым. Артымда кемдер сызгырды. Борылып карасам – Аяз икән. Үзен көтәргә куша. Аязга бүген күргән төшемне ашыга-ашыга, йотлыга-йотлыга сөйләдем. "Барысы да чынлыкта булган кебек,” - дидем. Аяз да аптырап калды. Без аның белән якташ каһарманнарыбыз тормышын тагын да тирәнтен өйрәнергә сүз куештык.
- Беләсеңме, минем бер уем бар, - диде Аяз.
 - Яле, әйтеп кара.
- Әйдә, каникулга чыккач, шушы батыр якташларыбыз туган урыннар буйлап йөреп, сәяхәт итеп кайтабыз! Бәлки туганнарын да күрә алырбыз?!
 - Яхшы фикер! Мин ике куллап риза. Шәп егет син, Аяз! Шулай итеп, без, ике дус, мәктәпкә баргач, сыйныфташларыбызга да бу турыда һичшиксез сөйләп бирергә дигән карарга килеп, юлыбызны дәвам иттек.
 
                                                                        © Шакиров Айрат, 2012
 
 
 
 
Бүлешү:
Таныш булыйк
Сораштыру
Син нинди фәнгә өстенлек бирәсең?
Барлык җаваплар: 112
Сайт дуслары
  • Электрон мәгариф
  • Нырья урта мәктәбе
  • Ләйсән Рәүф кызы сайты
  • Алисә Исхакова сайты
  • Сайт төймәсе
    Төймә коды
         
    Сезнең IP адрес
    3.16.51.3
    Статистика

    Онлайн: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Бүлешү
    Айрат Шакиров © 2024Создать бесплатный сайт с uCoz