Барлык котлаулар: 26 Күрсәтелгән котлаулар: 11-20 |
Битләр: « 1 2 3 » |
Хөрмәтле ...!
Сез һәрчак сабыр, чыдам булдыгыз, яхшылыклар гына эшләдегез. Безгә кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Җылы сүзләребезне, изге теләкләребезне шигъри юллар аша җиткерәсебез килә.
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез! |
... абый! ...апа!
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе!
Дөнья серен миңа өйрәтүчем!
Яшь җаннарга - Ходай илчесе!
Сезгә телим: саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең - тырыш, инсафлысын,
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!!! |
Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын! |
Гыйнвар башы - ел башы. Яңа ел белән күңелләргә яңа ышанычлар, өметләр тулсын!
Ышанычың, йөрәгеңнең серле бер почмагында саклаган өметең тормышка ашсын, бәхетең мөлдерәмә тулып торсын. Гомерең шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын! |
Бәйрәм белән, ...!
Туган җирдән аерылып, еракларда -
Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә - хезмәттә син, Солдат!
Ата-баба заманыннан шулай килгән:
Хезмәт сорый - олы рухи Биеклекне,
Куәт өстәп, армый-талмый Күнегүне,
Түземлекне, Батырлыкны, Егетлекне!
Бәйрәм белән сине, батыр солдатыбыз!
Сине һәркөн искә алып үтәбез!
Изге бурычыңны яхшы тәмам итеп
Исән-имин кайтуыңны көтәбез! |
Сине якынлашып килгән ... бәйрәме белән котлыйм.
Бәйрәмең тыныч, матур узсын. Билең нык булсын, биле ныкның - иле нык. Ватан сагындагы изге эшең иминлектә узып, туган ягыңа, туган әнкәң янына сау-сәламәт кайтырга язсын!
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавеменең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт, егәр китмәсен.
Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр! |
Кадерлебез ...! Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гиалә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әниебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Әтиебез! Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа! Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә, Кагылса да көзге кыраулар. Сынмадың да, сыгылмадың да син, Булсалар да авыр сынаулар. Дөнья тыныч, еллар имн булсын, Торышыңда булсын бәрәкәт. Олы җаның, изге күңелең өчен Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
|
Әни! Ихлас йөрәктән сине матур бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әтиебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Рәхмәт, әни, бу дөньяда Булганың өчен рәхмәт. Безне саклап, яклап торган Кулларың өчен рәхмәт. Ходай сиңа озын гомер, Гомерлек шатлык бирсен. Кайгы-хәсрәтсез тормыш, Бәхетле картлык бирсен. |
Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Әнкәй, диеп әйтер кешең булу Нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса - уртак була, Кайгыларың булса - югала. Уйлама әле, картаям, дип, Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, Урыннарың булсын гел түрдә.
|
Кадерле ...! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез мул тормыш, балаларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Котлы булсын, апа, юбилеең, Гомерең үтсен шатлыкта. Кайгы күрмә, чирне белмә, Һич бирешмә картлыкка. Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә, Кагылса да көзге кыраулар Сынмадың да, сыгылмадың да син, Булсалар да авыр сынаулар. |
|