Әгәр ир-ат 45 яше җиткәнче өй салып керә алса, ул җир йөзендә иң зур вазифасын гамәлгә ашырган була. Йа, Раббым, шушы өегездә бергә-бергә чөкердәшеп, гөлдерәшеп, тынычлыкта, муллыкта картаерга насыйп итсен. "Карурманның уртасында кошлар куна куакка, Торган өең ямьле була, дуслар килсә кунакка". Өегез кунаклы, ямьле, мәхәббәтле, якыннарыгыз олы күңелле булсын, бүлмәләрегез бала тавышына тулсын, ана кыздан, ата улдан уңсын.
|