Яшәгез сез пар булып, Икегез бер җан булып. Күршеләргә үрнәк гаилә, Дуслар өчен дан булып. Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә, Иңне иңгә куеп, аңлашып. Ерактагы картлык көнегезгә Барып җитегез сез парлашып. Бар гомерегез үтсен шатлык белән, Юлыгызга гөлләр сибелсен. Бүген безнең кайнар котлавыбыз Гомерлеккә шатлык китерсен. Уйнап-җырлап озатабыз сезне Тукталмагыз юллар чатында. Насыйп булсын матур тормыш корып, Гел чабарга бәхет атында!
|