Хөрмәтле ...! Сез һәрчак сабыр, чыдам булдыгыз, яхшылыклар гына эшләдегез. Безгә кылган изгелекләрегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын. Сезгә җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сәламәтлек, хәерле гомерләр телибез. Җылы сүзләребезне, изге теләкләребезне шигъри юллар аша җиткерәсебез килә. Ак кәгазьдәй сабый күңеленә Язмышларны башлап яздыгыз, Өмет тулы күпме күзләргә Сез Яшәү чаткылары салдыгыз. Кайгыртып гел кеше кайгыларын Безнең янәшәдә эшлисез. Ходай Сезгә озын гомер бирсен, Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез!
|