Җомга, 29.03.2024, 03:56
Айрат Шакиров сайты
Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Тематик бүлекләр
Бүлекчәләр
Туган көн котлаулары [12]
Туй котлаулары [4]
8 Март белән котлаулар [0]
Әти-әниләрне котлау [3]
Өй туе белән котлау [1]
Яңа ел белән котлау [2]
Солдатны котлау [2]
Укытучыны котлау [2]
Яңа фотолар
Сайттан эзләү
Тамгалар
дуслык туган көн котлавы Ватан сочинение авыл мәктәп М.Җәлил презентация туган җир иҗат Сабанчы туган авыл туй котлавы Белем бәйрәме юбилей котлавы юбилей дуслар әни Айрат Шакиров солдат Зирәк тиен армия Рәниф Шәрипов якташ язучылар Яңа ел бәйрәм котлау укытучы Укытучылар көне мөгаллим теләкләр Өй туе Әти Соңгы кыңгырау туган көн 60 яшь сыйныфташлар Чыгарылыш кичәсе әти-әниләрне котлау
Бәйгеләр
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Баш бит » Котлаулар

Барлык котлаулар: 26
Күрсәтелгән котлаулар: 21-26
Битләр: « 1 2 3

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын һәм кадерле син!
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!

Туган көн котлаулары | Просмотров: 4605 | Добавил: Айрат | Дата: 21.03.2013 | Комментарии (0)

Кадерле _________!
Яшьлегеңнең күге февраль сыман буранлы да, күңелле дә, йолдызлы да,
айлы да булсын.
Буранлы көннәреңдә дә,
сагышлы төннәреңдә дә
күңелең күтәренке, саулыгың нык, кулларың көчле, мәхәббәтең якты,
йөрәгең кайнар булсын!

Туган көн котлаулары | Просмотров: 1475 | Добавил: Айрат | Дата: 16.03.2013 | Комментарии (0)

Кадерле__________!
Ике каен янәшә үссә, яфраклары гел шаулаша. Ике чибәр бергә килсә, саф сандугач кебек сайраша.
Сезгә гомер буе сандугачтай сайрашып, күгәрчендәй гөрләшеп,
бер-берегезне куандырып, бер-берегезгә көн дә бәхет, мәхәббәт, елмаю бүләк итеп, гомер кичәргә язсын!

Туй котлаулары | Просмотров: 1904 | Добавил: Айрат | Дата: 16.03.2013 | Комментарии (0)

Туйларыгыз котлы булсын, аш-суыгыз тәмле булсын, бәйрәмегез ямьле булсын.
Теләгем шул - ирле дә булсын,
уллы да булсын,
куллы да булсын,
аш-сулы да булсын өегез.
Минем әйткән сүздән калма, кияү, уйга,
Пар канатлы бәхетегез илтсен алтын туйга!
Туй котлаулары | Просмотров: 9385 | Добавил: Айрат | Дата: 16.03.2013 | Комментарии (0)

Кадерле _________ !
Туган көнеңдә нинди генә теләкләр теләсәм дә аз булыр сыман. Март ае ул ак билгесезлекнең соңгы ае, ә язның башы гына. Табигатьнең шундый мизгелендә туган көнең белән тәбриклим.
Күңел күгеңне бервакытта да болытлар капламасын. Синең болай да нурлы эчке дөньяңа ихласлык, сафлык, самимилек,
йөзеңә кояш көләчлеге,
күзләреңә ай яктылыгы өстәсен!

Туган көн котлаулары | Просмотров: 2156 | Добавил: Айрат | Дата: 16.03.2013 | Комментарии (0)

Хөрмәтле ____________ !
Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,
шулкадәрле яшьтер моңа дип
карамыйлар, бәлки тәлгәш-тәлгәш
теләк телиләр.
Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең, ап-ак
төнбоектай тирә-якка нур чәчәчең.
Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын,
йолдызлы аяз күгеңдә бәхеткәең
болытларга ашып торсын.
Яшәү ялкының һич сүрелмәсен,
мәхәббәтең, хис тойгыларың
сүрелмәсен,
җан-бәгырдән түгелмәсен.
Туган көн котлаулары | Просмотров: 3309 | Добавил: Айрат | Дата: 16.03.2013 | Комментарии (0)

1-10 11-20 21-26
Таныш булыйк
Сораштыру
Син нинди фәнгә өстенлек бирәсең?
Барлык җаваплар: 112
Сайт дуслары
  • Электрон мәгариф
  • Нырья урта мәктәбе
  • Ләйсән Рәүф кызы сайты
  • Алисә Исхакова сайты
  • Сайт төймәсе
    Төймә коды
         
    Сезнең IP адрес
    52.90.40.84
    Статистика

    Онлайн: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Бүлешү
    Айрат Шакиров © 2024Создать бесплатный сайт с uCoz