ТУГАН ҖИРЕМ
Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәренә.
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә. /Х.Халиков/
Бу дөньяда һәрбер кеше өчен бик тә якын, бик тә кадерле җир бар. Әлеге җир – кешенең туган җире. Үзенең туып-үскән, беренче адымнарын ясаган, беренче сүзләрен әйткән газиз туган җир һәр кешенең күңелендә зур урын алып тора.
Мин Кукмара районының Сабанчы авылында туганмын. Мондый исем авылыма Сабанчы исемле кеше хөрмәтенә бирелгән. Әби-бабаларыбызның сөйләве буенча, әлеге кеше авылыбызга нигез салучы булган.
Авылыбыз тау янына урнашкан. Алай зур булмаса да, аның табигате гаҗәеп матур. Авылым табигатен күпме генә күрсәм дә сокланып туя алмыйм.Тау якларын ике чишмә бизәп тора. Чишмәләр янындагы куе яшел агачлар алтынга манчылган кебек һәм алар чишмә суына алтын төс биреп торалар. Чишмәдән дә алтын су аккан кебек тоела. Тау битендәге ямь-яшел үләннәр дә саргайганнар, инде алар да кышка әзерләнә. Авылның түбән очында үскән каеннар сары шәлләрен ябынган кебек. Бакчабыздагы нәфис каеннар да алтын тәңкәләрен коялар. Шомыртлар, усаклар, юкәләр дә яфракларын коя, үзләре шаулыйлар. Берәр атнадан алар булган яфракларын коеп, шәрә булып калырлар.
Хәзер яңгырлар да еш ява, һава салкыная, кошлар китә. Кошлар сайравына ияләнгәч, алар киткәннән соң аеруча моңсу булып кала.
Бакчадагы баланны песнәкләр һәм кызылтүшләр чүпли, алар да кышка әзерләнә. Чыпчыклар, чәүкәләр, саесканнар, ала каргалар да кышны туган якларда үткәрә. Шуңа күрә алар миңа тагын да якын.
Мин мәктәпкә барганда, авылым мине моңсу гына озатып кала. Мин үз авылымны бик яратам. Гомеремнең иң күңелле чаклары шушы авылда уза.
Туган авылыбызны, аның табигатен саклыйк, чисталыкта тотыйк! Туган җир һәркем өчен иң кадерле урын! Ул бит бер генә!
Туган җирем! Бар нәрсәнең башлангычы синдә. Бөтен җиһанга ямь биреп, дөньяны, тирә-якны яктыртып торучы йолдызларны, ай һәм кояшны беренче мәртәбә синдә күрдем. Икмәкнең кадерен белергә син өйрәттең, туган җирем! Син мине һәрвакыт кочагыңны иркен ачып каршылыйсың. Моңсуланган һәм борчулы вакытларымда син мине арыш исләре аңкыган җилләрең, мамыктай ак болытларың, челтерәп аккан чишмә тавышларың белән юатасың.
Кая гына барсам да, кайда гына йөрсәм дә син генә күңелемдә, газиз туган җирем! Шатлыгым да, хәсрәтем дә тик туган җирдә генә.