Җомга, 29.03.2024, 17:31
Айрат Шакиров сайты
Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Тематик бүлекләр
Бүлекчәләр
Туган көн котлаулары [12]
Туй котлаулары [4]
8 Март белән котлаулар [0]
Әти-әниләрне котлау [3]
Өй туе белән котлау [1]
Яңа ел белән котлау [2]
Солдатны котлау [2]
Укытучыны котлау [2]
Яңа фотолар
Сайттан эзләү
Тамгалар
дуслык туган көн котлавы Ватан сочинение авыл мәктәп М.Җәлил презентация туган җир иҗат Сабанчы туган авыл туй котлавы Белем бәйрәме юбилей котлавы юбилей дуслар әни Айрат Шакиров солдат Зирәк тиен армия Рәниф Шәрипов якташ язучылар Яңа ел бәйрәм котлау укытучы Укытучылар көне мөгаллим теләкләр Өй туе Әти Соңгы кыңгырау туган көн 60 яшь сыйныфташлар Чыгарылыш кичәсе әти-әниләрне котлау
Бәйгеләр
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Баш бит » Котлаулар

Барлык котлаулар: 26
Күрсәтелгән котлаулар: 1-10
Битләр: 1 2 3 »

Әти, әни!
Тагын озак еллар
Яшәгез сез тату, сәламәт.
Безне тәрбияләп үстердегез,
Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.
Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без,
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет, шатлык кына юлдаш булсын,
Әткәй-әнкәй, сезгә гомергә!
Әти-әниләрне котлау | Просмотров: 798 | Добавил: Айрат | Дата: 15.11.2013 | Комментарии (0)

Кадерлеләребез - әти һәм әни!
Сез булганда без дә бәхетлебез,
Бөтен яме сездә дөньяның.
Бәйрәмегез белән котлап сезне,
Бәхет тели ул һәм кызларың.
Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын,
Ә йөрәккә кырау төшмәсен.
Килер көннәрегез тазалык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен.
Әти-әниләрне котлау | Просмотров: 1047 | Добавил: Айрат | Дата: 15.11.2013 | Комментарии (0)

Кадерле әти-әнием!
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Сезнең белән торган йорт ямьле.
Гомер буе язсын иде безгә
"Әти-әни" диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Әти-әниләрне котлау | Просмотров: 3602 | Добавил: Айрат | Дата: 15.11.2013 | Комментарии (0)

Яшәгез сез пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып.
Кавыштыгыз яшьлек иртәсендә,
Иңне иңгә куеп, аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгә
Барып җитегез сез парлашып.
Бар гомерегез үтсен шатлык белән,
Юлыгызга гөлләр сибелсен.
Бүген безнең кайнар котлавыбыз
Гомерлеккә шатлык китерсен.
Уйнап-җырлап озатабыз сезне
Тукталмагыз юллар чатында.
Насыйп булсын матур тормыш корып,
Гел чабарга бәхет атында!
Туй котлаулары | Просмотров: 1584 | Добавил: Айрат | Дата: 02.10.2013 | Комментарии (0)

Чын күңелдән тәбрик итәм,
Котлы булсын туегыз.
Юлыгызга гөлләр үссен,
Уртак булсын уегыз.
Саф мәхәббәт арагызда
Балкып торсын гомергә.
Күгәрченнәр күк гөрләшеп,
Яшәгез бергә-бергә.
Туй котлаулары | Просмотров: 2246 | Добавил: Айрат | Дата: 02.10.2013 | Комментарии (0)

Аккан суга тиңдер гомер,
Ага да ага икән.
Бер көн килеп, 60 яшь тә
Ишекне кага икән.
Бәхет, шатлык насыйп булсын
Сау-сәламәт гомер итегез.
Ул һәм кызыгыздан игелек күреп,
Аз дигәндә, йөзгә җитегез.
Дүрт буыннан торган гаиләне
Зур сабырлык белән көйлисең.
Һәрберсе турында аларның син
Яхшы сүзләр генә сөйлисең.
Өзелмәсен туганлык җепләре -
Иң мөһиме - шуны телик.
Табыныгыз һәрчак торсын тулып.
Тигезлектә гомер итегез сез,
Ике тармак гөлдәй булып.
Фәрештәнең амин дигән чагы
Туры килсен шушы теләккә.
Кадер-хөрмәттә, рәхәттә яшә -
Без калабыз шушы теләктә.

Туган көн котлаулары | Просмотров: 4509 | Добавил: Айрат | Дата: 16.09.2013 | Комментарии (0)

Юбилей көнең, юбилей көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарның нурлысын.
Тырыш сезнең кулларыгыз,
Матур үткән юлларыгыз.
Барча туган, якыннарга
Һәрчак изге уйларыгыз.
Сез булганга без дә бик бәхетле,
Сезнең белән якты көнебез.
Безнең белән сез дә бәхетледер.
Сезгә озын-озак гомер телибез.
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Туган көн котлаулары | Просмотров: 3091 | Добавил: Айрат | Дата: 13.09.2013 | Комментарии (0)

Кадерлебез!
Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Олуг юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлеэ түгәрәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә м еңе белән әйләнеп кайтсын. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Гаиләдә гел шулай үрнәк әни, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнарыңның таянычы булып, тормыш иптәшең белән тигезлектә, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Туган көн котлаулары | Просмотров: 1761 | Добавил: Айрат | Дата: 03.09.2013 | Комментарии (0)

Кадерле әтиебез!
Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, чиксез шатлыклар, әниебез белән тигезлектә, муллыкта яшәвеңне телибез.
Яшик әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Безнең өчен күпме тырыштың,
Күп эшләдең гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә!

Туган көн котлаулары | Просмотров: 2536 | Добавил: Айрат | Дата: 03.09.2013 | Комментарии (0)

Әгәр ир-ат 45 яше җиткәнче өй салып керә алса, ул җир йөзендә иң зур вазифасын гамәлгә ашырган була. Йа, Раббым, шушы өегездә бергә-бергә чөкердәшеп, гөлдерәшеп, тынычлыкта, муллыкта картаерга насыйп итсен.
"Карурманның уртасында кошлар куна куакка,
Торган өең ямьле була, дуслар килсә кунакка".
Өегез кунаклы, ямьле, мәхәббәтле, якыннарыгыз олы күңелле булсын, бүлмәләрегез бала тавышына тулсын, ана кыздан, ата улдан уңсын.
Өй туе белән котлау | Просмотров: 1192 | Добавил: Айрат | Дата: 25.08.2013 | Комментарии (0)

1-10 11-20 21-26
Таныш булыйк
Сораштыру
Син нинди фәнгә өстенлек бирәсең?
Барлык җаваплар: 112
Сайт дуслары
  • Электрон мәгариф
  • Нырья урта мәктәбе
  • Ләйсән Рәүф кызы сайты
  • Алисә Исхакова сайты
  • Сайт төймәсе
    Төймә коды
         
    Сезнең IP адрес
    3.236.171.68
    Статистика

    Онлайн: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Бүлешү
    Айрат Шакиров © 2024Создать бесплатный сайт с uCoz