Шимбә, 27.04.2024, 01:08
Айрат Шакиров сайты
Сәлам Сезгә, Гость | RSS
Тематик бүлекләр
Бүлекчәләр
Туган көн котлаулары [12]
Туй котлаулары [4]
8 Март белән котлаулар [0]
Әти-әниләрне котлау [3]
Өй туе белән котлау [1]
Яңа ел белән котлау [2]
Солдатны котлау [2]
Укытучыны котлау [2]
Яңа фотолар
Сайттан эзләү
Тамгалар
дуслык туган көн котлавы Ватан сочинение авыл мәктәп М.Җәлил презентация туган җир иҗат Сабанчы туган авыл туй котлавы Белем бәйрәме юбилей котлавы юбилей дуслар әни Айрат Шакиров солдат Зирәк тиен армия Рәниф Шәрипов якташ язучылар Яңа ел бәйрәм котлау укытучы Укытучылар көне мөгаллим теләкләр Өй туе Әти Соңгы кыңгырау туган көн 60 яшь сыйныфташлар Чыгарылыш кичәсе әти-әниләрне котлау
Бәйгеләр
Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Главная » Статьи » Туган көн котлаулары

В категории материалов: 12
Показано материалов: 1-10
Страницы: 1 2 »

Сортировать по: Өстәү вакыты буенча · Названию · Рейтинг буенча · Комментарийлар буенча · Караулар буенча

Аккан суга тиңдер гомер,
Ага да ага икән.
Бер көн килеп, 60 яшь тә
Ишекне кага икән.
Бәхет, шатлык насыйп булсын
Сау-сәламәт гомер итегез.
Ул һәм кызыгыздан игелек күреп,
Аз дигәндә, йөзгә җитегез.
Дүрт буыннан торган гаиләне
Зур сабырлык белән көйлисең.
Һәрберсе турында аларның син
Яхшы сүзләр генә сөйлисең.
Өзелмәсен туганлык җепләре -
Иң мөһиме - шуны телик.
Табыныгыз һәрчак торсын тулып.
Тигезлектә гомер итегез сез,
Ике тармак гөлдәй булып.
Фәрештәнең амин дигән чагы
Туры килсен шушы теләккә.
Кадер-хөрмәттә, рәхәттә яшә -
Без калабыз шушы теләктә.

Туган көн котлаулары | Просмотров: 4527 | Добавил: Айрат | Дата: 16.09.2013 | Комментарии (0)

Юбилей көнең, юбилей көнең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көлтәсен.
Теләкләрнең телибез изгеләрен,
Шатлыкларның иң-иң зурысын.
Бәхетләрнең көтмәгәндә генә
Килә торганнарның нурлысын.
Тырыш сезнең кулларыгыз,
Матур үткән юлларыгыз.
Барча туган, якыннарга
Һәрчак изге уйларыгыз.
Сез булганга без дә бик бәхетле,
Сезнең белән якты көнебез.
Безнең белән сез дә бәхетледер.
Сезгә озын-озак гомер телибез.
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Туган көн котлаулары | Просмотров: 3097 | Добавил: Айрат | Дата: 13.09.2013 | Комментарии (0)

Кадерлебез!
Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Олуг юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлеэ түгәрәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын. Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә м еңе белән әйләнеп кайтсын. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Гаиләдә гел шулай үрнәк әни, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнарыңның таянычы булып, тормыш иптәшең белән тигезлектә, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Туган көн котлаулары | Просмотров: 1769 | Добавил: Айрат | Дата: 03.09.2013 | Комментарии (0)

Кадерле әтиебез!
Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, чиксез шатлыклар, әниебез белән тигезлектә, муллыкта яшәвеңне телибез.
Яшик әле, әти, бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә якты гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Безнең өчен күпме тырыштың,
Күп эшләдең гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт яусын барсы өчен дә!

Туган көн котлаулары | Просмотров: 2551 | Добавил: Айрат | Дата: 03.09.2013 | Комментарии (0)

Кадерлебез ...!
Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гиалә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әниебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез.
Әтиебез!
Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа!
  Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар.
Сынмадың да, сыгылмадың да син,
Булсалар да авыр сынаулар.
Дөнья тыныч, еллар имн булсын,
Торышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.

Туган көн котлаулары | Просмотров: 9746 | Добавил: Айрат | Дата: 23.08.2013 | Комментарии (0)

Әни! Ихлас йөрәктән сине матур бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әтиебез  белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез.
Рәхмәт, әни, бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап, яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Туган көн котлаулары | Просмотров: 7877 | Добавил: Айрат | Дата: 23.08.2013 | Комментарии (0)

Кадерле әниебез!
Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни!
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
   Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп
үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Туган көн котлаулары | Просмотров: 1599 | Добавил: Айрат | Дата: 23.08.2013 | Комментарии (0)

Кадерле ...!
Сине туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез мул тормыш, балаларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
   Котлы булсын, апа, юбилеең,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар
Сынмадың да, сыгылмадың да син,
Булсалар да авыр сынаулар.
Туган көн котлаулары | Просмотров: 7420 | Добавил: Айрат | Дата: 23.08.2013 | Комментарии (0)

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын!
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик якын һәм кадерле син!
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!

Туган көн котлаулары | Просмотров: 4610 | Добавил: Айрат | Дата: 21.03.2013 | Комментарии (0)

Кадерле _________!
Яшьлегеңнең күге февраль сыман буранлы да, күңелле дә, йолдызлы да,
айлы да булсын.
Буранлы көннәреңдә дә,
сагышлы төннәреңдә дә
күңелең күтәренке, саулыгың нык, кулларың көчле, мәхәббәтең якты,
йөрәгең кайнар булсын!

Туган көн котлаулары | Просмотров: 1481 | Добавил: Айрат | Дата: 16.03.2013 | Комментарии (0)

1-10 11-12
Таныш булыйк
Сораштыру
Син нинди фәнгә өстенлек бирәсең?
Барлык җаваплар: 112
Сайт дуслары
  • Электрон мәгариф
  • Нырья урта мәктәбе
  • Ләйсән Рәүф кызы сайты
  • Алисә Исхакова сайты
  • Сайт төймәсе
    Төймә коды
         
    Сезнең IP адрес
    18.191.234.62
    Статистика

    Онлайн: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0
    Бүлешү
    Айрат Шакиров © 2024Создать бесплатный сайт с uCoz